Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамовка эчке хезмәт генерал-майоры махсус исеме бирелде. Казанга эш сәфәре кысаларында Россия ГТХМ башлыгы Александр Куренков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы шартларда югары җитәкчеләр составы погоннарын тапшырды.
Бу вакыйга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе шәхси составы өчен көчле этәргеч, Ватанга хезмәт итү юлының лаеклы хөрмәт һәм ихтирам белән тәмамлануын искәртү. Алда-эчке хезмәт генерал-майоры Ирек Кадамовның яңа сынаулары, ләкин үзенең бай тәҗрибәсенә һәм кешеләрне коткару эшенә тугрылыгына таянып, аларны намус белән кабул итәчәгенә шик юк.