Татарстан Республикасы территориясендә ташкын хәле контроле буенча 2018.19.04 көненә 10.00 гә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең оператив штаб мәгълүматы
2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә 2 торак пунктларында 14 йорт яны җирләре су басылган килеш калып тора. Биш муниципаль районда 5 түбән күперләрне һәм җирле автомобиль юлының 1 өлешен су баскан.
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамовка эчке хезмәт генерал-майоры махсус исеме бирелде. Казанга эш сәфәре кысаларында Россия ГТХМ башлыгы Александр Куренков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы шартларда югары җитәкчеләр составы погоннарын тапшырды.