Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамовка эчке хезмәт генерал-майоры махсус исеме бирелде. Казанга эш сәфәре кысаларында Россия ГТХМ башлыгы Александр Куренков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы шартларда югары җитәкчеләр составы погоннарын тапшырды.