2017 елның 6 нчы июлендә 8.00 дә уңайсыз метеорологик күренешләр нәтиҗәсе буларак, Иске Алпар авылында мәдәният йортының түбәсе өлешчә ватылу турында хәбәр килгән. Вакыйга урынына Әлки янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме, Әлки районы администрациясенең комиссиясе, Әлки районының торак-коммуналь хуҗалык бригадасы юнәлгән.