Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч һәм уңайсыз метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү (2017 елның 5 июлендә сәгать 15 тән 6 июлендә сәгать 20 гә кадәр)

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Кадерле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматы буенча Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:

- көчле яңгырлар, 5 июльдә көннең беренче яртысында һәм кич белән, 6 июльдә төнлә урыны белән көнчыгыш районнарда бик көчле яңгыр;
- 15-20 м/с кадәр исүләр белән көчле җил, урыны белән 21-26 м/с кадәр исүләр белән бик көчле җил (Казан шәһәрендә – иртән һәм көндез 22 м/с кадәр);
- урыны белән яшенле яңгыр, боз явымы.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Урамда булганда һава торышы бозылган очракта электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама һәм витрина щитлары янында булмаска тырышыгыз, шулай да йорт кәрнизләре, реклама стендлары һәм сузылмаларыннан читтәрәк торырга, нык булмаган япмалар һәм черегән агач кәүсәләре янында тормаска тәкъдим ителә. Җил исү очракларында яраланмас һәм имгәнмәс өчен бина керүенә яисә идән астына кереп качырга кирәк.

Табигатьтә булганда җил көчләнүен сизсәгез, урманда яисә сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, һавадагы электр тапшыру линияләрнең бөтенлегенә игътибар итегез;

- ишегалдыгызда ватылучан төзелешләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне яралатырга мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка агызу системаларын яңгыр агымын читкә юнәлдерүгә әзерләү буенча чаралар күрергә.

Боз явымы вакытында:

- мөмкин булганча өйдән чыкмагыз;

- эчтә булганда тәрәзәләрдән мөмкинчә еракрак торыгыз;

- электр җайланмаларын кулланмагыз, чөнки боз явымы гадәттә яшенле яңгыр хәлләре белән бергә үтә;

- урамда булганда ышык урын табырга тырышыгыз, әгәр мөмкин булса, башыгызны боз бөртекләре төшүеннән саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумка, кием белән каплагыз);

- агачлар астында ышык урын табырга маташмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә зур боз бөртекләре һәм көчле җил агач ботакларын сындыру куркынычы да шактый. Бу сезгә өстәмә яралар китерә ала.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр сез велосипедта яисә мотоциклда барганда яшенле яңгырга эләксәгез, һичшиксез туктагыз һәм транспорт чарагыздан 30 метрга якын аралыкта яшенле яңгыр узганын көтеп торыгыз. Автомобильдә дә йөрүне дәвам итмәскә кирәк, чөнки электроника эше бозылырга да мөмкин. Туктап, машинаның тәрәзәләрен ябырга һәм явым-төшем узганын көтеп торырга кирәк.

Әгәр сез яшенле яңгыр вакытында ачык урында булсагыз, (комлы яисә ташлы) җиргә, мөмкин булганча уйсулыкка ятарга тәкъдим ителә. Яныгызда елга, күл яисә буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәрүче, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Йөртүчеләргә мөмкин булганча шәхси автотранспортта барудан баш тартырга яисә юлда бик игътибар булырга.

Җәяүлеләргә автотрассаларны аркылы чыккан вакытта һәм аларның янында булганда артык сак булырга.

Игътибар һәм сак булыгыз!

Нинди дә һәлакәт булган очракта сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номеры 112 мөрәҗәгать итә аласыз. Чакырулар тәүлек буе кабул ителә һәм шәһәр һәм кесә телефоннарыннан түләүсез.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International