Сәгать 16.00 гә прогноз кар һәм юеш кар буларак каты явым-төшем өлешендә дөрескә чыкты, республиканың көнбатыш һәм үзәк якларда 22 м/с тәшкил итте. Юлларда хәл тотрыклы, контроль астында. Автомобиль тыгылулары юк. 20 районда мәктәп автобусы рейслары бөтенләй туктатылган.
5 февральдә 10.27 дә "Казаноргсинтез" территориясендә яну турында хәбәр килгән. Урынга янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре килде. 10.45 тә трубопроводта факел яну бетерлде. Зыян күрүче юк. Җитештерү процессы бозылмаган. Әйләнә-тирә мохитка зыян (шул исәптән атмосферага хәтәр химия матдәләр чыгу) юк.
Сәгать 12.00 гә прогноз кар һәм юеш кар буларак каты явым-төшем өлешендә дөрескә чыкты, республиканың көнбатыш һәм үзәк якларда 22 м/с тәшкил итте. "Казан" халыкара аэропортында 10 авиарейс тоткарланган (818 кеше). 2018 елның 5 февралендә сәгать 12.00 гә 6 365 кешелек 37 торак пунктта электр белән тәэмин итү тукталган.
Вакыйга урынына Кукмара янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме чыккан. Ятканнарның эвакуациясе планлаштырылмый. Төзәтү эшләре оештырылган.
Сәгать 10.00 гә прогноз кар һәм юеш кар буларак каты явым-төшем өлешендә дөрескә чыкты, республиканың көнбатыш һәм үзәк якларда 22 м/с тәшкил итте. 2018 елның 5 февралендә сәгать 10.00 гә 11 муниципаль берәмлектә 15 804 кешелек 72 торак пунктта электр энергиясе сүнү булган. Федераль һәм республикан юлларны чистартыр өчен 761 кар чистарту техникасы берәмлеге тартылган, шул исәптән 230 берәмлек тартып барыр өчен кулланыла ала.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда– 1 янгын, мунчада – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
2018 елда 5 февральдә 15-20 м/с бик көчле көньяк җил, урыны белән 25м/с кадәр исү белән, кар һәм юеш кар, бозлы яңгыр буларак каты явым-төшем, 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күренүчәнлек начарлану буларак хәтәр метеорологик күренешләр көтелә. Барлык муниципаль районнарга зур чараларны ачык һавада үткәрүдән, шулай да балаларны ерак араларга йөртүдән баш тартырга тәкъдим ителә. Федерация һәм республикага ия булган автомобиль юлларын чистартуга 761 кар чистарту техникасы берәмлеге тартылган.
Рөстәм Нигъмәтуллин: иң мөһиме — хәлне мониторинглау, килеп чыга торган авария һәм гадәттән тыш хәлләргә кичектергесез җаваплауга көчләр һәм чаралар әзер булып тору, шәһәр ара транспортның һәм мәктәп автобусларының хәрәкәте, торак хуҗалыгы һәм энергетика объектлары артыннан уяу контроль. ТР КСЧПБ ның планнан тыш утырышында республика җитәкчелеге республика идарәчеклекләренә һәм җирле администрацияләргә мондый максат куйган.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең идарә итү органнары һәм көчләре "ЮГЫР ӘЗЕРЛЕК" режимында эшли. Ярдәм итүгә 144 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы, 33 ГИБДД экипажы, 46 күчмә ягулык салу станциясе, шулай да бигрәк авыр юл һәм климат шартларында кулланыр өчен җиһазландырылган 6 махсус техника берәмлеге әзер булып тора.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча 2018 елда кич белән 4 февральдә, төнлә һәм көндез 5 февральдә актив фронталь бүлекләр үткән вакытта Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә көтелә: