Рөстәм Нигъмәтуллин: иң мөһиме — хәлне мониторинглау, килеп чыга торган авария һәм гадәттән тыш хәлләргә кичектергесез җаваплауга көчләр һәм чаралар әзер булып тору, шәһәр ара транспортның һәм мәктәп автобусларының хәрәкәте, торак хуҗалыгы һәм энергетика объектлары артыннан уяу контроль. ТР КСЧПБ ның планнан тыш утырышында республика җитәкчелеге республика идарәчеклекләренә һәм җирле администрацияләргә мондый максат куйган. Утырышның темасы "Янгын иминлеге таләпләрен тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасының торак пунктларының өстәмә чаралары турында". Республикада барлыкка килә торган хәл турында Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары (кризиска каршы идарә итү буенча) Ирек Кадамов сөйләде.