Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 2 янгын, мунчада – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Бу вакыт эчендә торак секторда янгыннарның төп сәбәпләре: мич җиһазын кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү — 34,6%, утны саксыз куллану — 30%, электр җиһазын һәм өйдәге электр әсбапларын кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү — 30%, газ җиһазларын кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү — 0,90%, ут белән балаларның шуклыгы — 0,45%.
Татарстан Республикасы территориясендә өч боз кичүнең бөтенесе дә каты кар яву нәтиҗәләрен бетергәннән соң гадәттәге режимда эшен дәвам итә. Бүген Аракчино — Югары Ослан арасында боз юлы автотранспорт йөрүе өчен ачылды. Идел яр буеның бер ягыннан икенче ягына күчү 3,5 тонна авырлыгына кадәр автотранспорт өчен рөхсәт ителгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 3 янгын, мунчада – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
6 февральдә сәгать 10 нан Яшел Үзән муниципаль районында Яшел Үзән шәһәре —Карамалы Тау поселогы арасында 3,5 тонна авырлыгына кадәр йөрергә рөхсәт ителгән автотранспорт өчен боз кичүнең эше дәвам иттерелгән.
2018 ел 6 февраль 9.00 гә юлларда хәл тотрыклы, контроль астында тора. Автомобиль тыгылулары юк. Республика аэропортлары гадәттәге режимда эшли. Электр белән тәэмин итүне аварияле туктату теркәлмәгән. Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр комплексы үтү белән бәйле хәл тотрыклыланган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 4 янгын, каралтыда – 1 янгын.
18.00 гә электр белән тәэмин итү тулысынча кайтарылган. 16.30 дан "Казан" халыкара аэропорты гадәттәге режимда эшли, 7 авиарейс туктатылган булып тора. Юлларда хәл тотрыклы, контроль астында тора. Автомобиль тыгылулары юк.
16.30 дан "Казан" халыкара аэропорты гадәттәге режимда эшли. 18.00 гә электр белән тәэмин итү тулысынча кайтарылган. 2 боз кичүнең эше туктатылган.
Һәлакәт Чистай районы Данауровка авылында ярда булган.Мәктәптән соң дүрт бала яр буенда йөргән иде. Бер заман тугызынчы сыйныф укучысы ялгыш басып, аска яр төбенә төшеп китә башлаган. Аның артыннан кар өеме ычкынган һәм малайны каплаган.