Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда– 1 янгын, мунчада – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
04.02.2018 ел 13.04 Казан шәһәре, Яңа Савин районы, Чистай урамы, 75 нче йорт, фатир.
Тугыз катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1963 елгы хатын-кызны һәм 2013 елгы кызны коткардылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96