ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  21  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.


28
июль, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2018 ел башыннан сулыкларда 63 кеше үлгән, ә үткән елның шул ук чорында — 36 кеше һәлак булган.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.


27
июль, 2018 ел
җомга

Дөнья футбол чемпионаты дәвамында чит ил гражданнарыннан 400 дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, аларга ашыгыч хезмәтләрнең консультатив һәм гамәли ярдәм күрсәтелде. Иреклеләргә Татарстан Республикасы ГТХМ нан мактау грамоталары һәм 112-хезмәтеннән рәхмәт хатлары бүләк ителде. Һәр сменада көн саен 8 чит телне (инглиз, француз, испан, алман, кытай, япон, корея һәм фарсы) белә торган 10-12 шәр студент нәүбәттә торды.

Минзәлә шәһәренең 122 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең район бүлекләренең арасында газ һәм төтен саклау хезмәте төркемнәре арасында 40 нчы республика ярышлары тәмамланды. Ярышлар хезмәт бурычларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрнең истәлегенә багышланган. Узган чыдамлык һәм җитезлек сынауларының нәтиҗәләре буенча ГДЗС ның иң яхшы төркеме исеменә Минзәлә шәһәренең ПСЧ-122  ГДЗС төркеме лаек булды.

"ГТХМ имин җәй өчен" — нәкъ менә шул лозунг белән балалар сәламәтләндерү лагерларында Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлекчәсенең хезмәткәрләре янгынга каршы инструктажлар үткәрәләр. Бүген өлкән инспектор Равил Хөсәенов вожатыйлар һәм яшь ял итүчеләр өчен иминлек дәресен үткәрде. Дәрестә эвакуацияләнү вакытындагы гамәлләр эшкәртелгән һәм янгын иминлеге кагыйдәләре сөйләнгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  64 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  28  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.

 


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Суда коткару эшенә өйрәнергә теләүчеләр бөтен республикадан Татарстан башкаласына килделәр. Ике көн дәвамында республиканың ОСВОД хезмәткәрләре батучыны коткару һәм аңа беренче медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнделәр. Теоретик һәм практик дәресләрнең нәтиҗәләре буенча ике йөздән артык ирекле матрос-коткаручы таныклыгын алды. Барлык курс тыңлаучылары очраклы кешеләр түгел, кемдер туган районына инде берничә ел суда иминлек тәэмин итәргә ярдәм итә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  88 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  43  тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең сафлары яңа хезмәткәрләр, Русия ГТХМ югары уку йортларының яшь чыгарылыш укучылары белән тулыланды. 21 яшь белгеч арасында Русиянең башка төбәкләреннән биш кеше Татарстанга билгеләнгән. Алар Ставрополь крае, Рязань өлкәсе һәм Чувашия Республикасында туганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  16  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International