Суда коткару эшенә өйрәнергә теләүчеләр бөтен республикадан Татарстан башкаласына килделәр. Ике көн дәвамында республиканың ОСВОД хезмәткәрләре батучыны коткару һәм аңа беренче медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнделәр. Теоретик һәм практик дәресләрнең нәтиҗәләре буенча ике йөздән артык ирекле матрос-коткаручы таныклыгын алды. Барлык курс тыңлаучылары очраклы кешеләр түгел, кемдер туган районына инде берничә ел суда иминлек тәэмин итәргә ярдәм итә.