Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 88 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 43 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.
Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 12 тапкыр.
25.07.2018 ел 19.35 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Белинск урамы, 12/8 йорты, фатир.
Өч катлы кирпеч күпфатирлы йортта икенче каттагы бер бүлмәле фатирда урын җирләре янды. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1963 елгы ир-атны коткардылар, төрле тән җәрәхәҗләре белән аны республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96