Бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең сафлары яңа хезмәткәрләр, Русия ГТХМ югары уку йортларының яшь чыгарылыш укучылары белән тулыланды. 21 яшь белгеч арасында Русиянең башка төбәкләреннән биш кеше Татарстанга билгеләнгән. Алар Ставрополь крае, Рязань өлкәсе һәм Чувашия Республикасында туганнар.