ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

1-3 октябрьдә Русия Федерациясендә ел саен уза торган Бөтенрусия гражданнар оборонасы буенча күнегү үтәчәк. Күнегүнең төп максаты — гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне һәм янгыннарны кисәтү һәм бетерүне башкарганда идарә итүне оештыру сорауларын эшкәртү. Күнегү барышында барлык дәрәҗәдәге идарә итү органнары һәм ГО көчләренең белемнәрен тикшерү үтәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында социаль яктан әһәмиятле объектларда һәм күп кеше була торган объектларда халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чараларны үткәрү планлаштырылган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  15 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елда 1 һәм 2 октябрьдә гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия штаб күнегүләрен үткәрү кысаларында региональ, җирле һәм локаль сөйләм белдерү системалары, шул исәптән ГТХ килеп чыгу куркынычлыгы яисә килеп чыгу турында халыкны ашыгыч рәвештә комплекслы белдерү системасы тикшереләчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Татарстан Республикасының халкын һәм кунакларын тыныч калырга һәм сөйләм хәбәрләрне игътибар белән тыңларга сорый. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  20 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгендә "Раифский Витязь" региональ кадетлар корпусының тәрбияләнүчеләре өчен ачык ишекләр көне узды. "Хуҗалар" балаларны кече суднолар дәүләт инспекциясе, җиһазлар һәм техника белән дә, республиканың гадәттән тыш идарәчелегенең коткару һәм кинология хезмәтләре белән дә таныштырдылар.

ГТХМ хезмәткәрләре кизү вакытында һәлакәтләргә бару арасында килеп чыга торган һәр буш вакытны яшь буынга тапшырырга тырыша. Коткаручылар укучыларга өйдә, урамда һәм мәктәптә үзләрен куркынычсыз тоту турында хәтерләтә. ГТХМ хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларына тематик видеофильмнар күрсәтә, викториналар һәм хәрәкәтчән ярыш уеннар үткәрә. Өлкән сыйныф укучыларын беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтәләр һәм гидравлик корал белән эшләүне күрсәтәләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  14 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген "Казаноргсинтез" территориясендә заводның  ирекле янгын сүндерү дружиналары арасында ел саен үткәрелә торган ярышлар үтте. Аларда иреклеләр януның башлангыч стадиясендә ут белән көрәшүдә шөгыльләнә. Быел үзләренең белемен күрсәтергә 59 төркем белдергән . 100 метр озынлыктагы араның барлык этапларын ярышларның оештыручылары җентекләп уйлап чыгарган. Аларда иреклеләр яну чыганагын сүндерү буенча да, киеме янып киткән зыян күрүчегә ярдәм күрсәтү буенча да беренче чираттагы гамәлләрне эшкәртәләр.

Сентябрь ахырында яшүсмерләр өчен "Өмет" тернәкләндерү үзәгенең 9 яшьтән алып 16 яшькә кадәр 20 дән артык укучысы "ТАИФ-НК" ААҖ янгыннардан һәм аварияләрдән саклый торган һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең бүлекләренең иң заманчыларыннан берсе булган 91 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә педагоглар белән бергә  экскурсия белән бардылар. Янгын сүндерүчеләр янгын вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга икәнне аңлаттылар, балалар хәрби машинаның руле алдында утырдылар, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемнәрен рәхәтләнеп киеп карадылар, фотога төштеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  36 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International