Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 6, ташланган бина – 1, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 5, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән 2 янгын торак секторда, бакча йортлары – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 5, ут белән саксыз эшләү – 1, башка сәбәпләр – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән бармактан балдакны салдыруга – 1, суда эзләүгә – 1, юл һәлакәте – 1, югалганны эзләүгә – 1, юлда һәм килүгә кире кагу – 2. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96