Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән 3 янгын торак секторда, каралтылар – 2, бакча йортлары – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3,ут төртү – 1, ут белән саксыз эшләү – 2.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, суда эзләүгә – 2, башкаларга – 2. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96