Түбән Кама үзенең яшь янгын сүндерүчеләре белән горурлана!

2018 елның 26 октябре, җомга

Бүген Түбән Каманың янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Конкурс призерларын янгын саклау музее буенча танып белү экскурсиясе һәм бүләкләү тантанасы көтә иде. Ел саен ГПН хезмәткәрләре һәм ТРО ВДПО хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән төрле конкурслар үткәрелә, аларның максаты – балаларны һәм яшьләрне гражданлык-патриотик тәрбияләү, янгын куркынычсызлыгы культурасын формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International