Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән. Янгыннарда 1 кеше үлгән, 1 кеше коткарылган.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут төртү – 1, башка сәбәпләр – 2.
9 ноябрьдә төнлә Казан шәһәренең Идел буе районындагы "Защита" бакча җәмгыятендә эшләтелә торган корылмалар (такта сарай) янды. Шулай ук температура югары булу сәбәпле, янгын булган урыннан 5 м ераклыкта урнашкан һава газ үткәргечен фланц белән тоташтыруда прокладка янган, алга таба ялкынлану күзәтелә. "Казангоргаз" хезмәткәрләре кысу-көйләү аппаратураны яптылар; газүткәргечнең факел сыман януы һәм янгын сүндерелде.
Көзге каникуллар вакытында Яр Чаллы янгын сүндерүчеләре гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен кызыклы экскурсияләр үткәрде, аларны үзләренә кунакка чакырды. ТР буенча ОФПС-15 нең 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы эчке хезмәт майоры Владислав Агафонов шәхси мисалында балаларга янгын сүндерүче-коткаручылар, 16 тапкыр турникта күтәрелеп, нинди физик формада булырга тиешлеген күрсәтте. "Уку тревогасы" сигналы буенча 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү каравылы тревога буенча җыену һәм чыгу тәртибен, шулай ук шартлы янгынны сүндерү буенча гамәлләрне күрсәтте.
Бүген Арча районының Каенсар авылында районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге инспекторы Антон Сотов өлкән яшьтәге гражданнар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Елның салкын вакытында электр һәм мич җиһазларын урнаштыру һәм эшләтү кагыйдәләрен бозу сәбәпләре буенча янгыннар саны арта. Янгыннарда яки һәлак булуда җәрәхәтләр алучы гражданнарның күбесе — өлкән яшьтәге кешеләр. Нәкъ менә шуңа күрә ГПН инспекторы гражданнарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәвен искә төшерде.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 1, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, ташланган биналар – 1.
Суга чыгуны тыюга битараф булмаган судно хуҗаларына штраф салыначак һәм кече судно белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасының кече суднолар баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов ММЧ вәкилләре өчен брифинг вакытында хәбәр итте, темасы шундый булды: "Көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү чаралары".
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 8, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 4. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, бакча йортлары – 1.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, мунчалар – 2, башка биналар – 1, башка объектлар – 1. 1 кеше зыян күргән.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ташланган бина – 1, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 9. 1 кеше зыян күргән, 5 кеше коткарылган.
Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 6, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар.