Бүген үткәрелә торган куркынычсызлык айлыгы кысаларында Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Рамил Насыйбуллин 31нче мәктәпнең «Яшь коткаручы» профильле сыйныф укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде.
Булачак коткаручылар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгече белән ачык дәрескә җитди карады, ул шулай ук тормыштан кызыклы тарихлары белән уртаклашты. Дәрес тәмамланганнан соң, Түбән Кама районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы: «Безгә лаеклы алмаш үсә. Безнең киләчәк буын безне сынатмаячак! Мин моңа 100% ышанам» дигән.