ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы сулыкларында, елгаларда һәм күлләрдә боз ката башлады. Боз калынлыгы әлегә бик аз һәм куркыныч тудыра. Калынлыгы 7 см булган боз имин дип санала. 7 см дан нечкәрәк бозга чыкканда гражданнарга 1 500 сумнан 2 000 сумга кадәр административ штраф салынырга мөмкин.

Бүген Әлмәт муниципаль районы дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәттеләр. Куркынычсызлык дәресен дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары презентация материалыннан башларга карар иттеләр, аннан соң яшь аудиториягә узган "янгын материалы" турында сораулар бирелде.

Арча районының "Мәрхәмәтлек үзәге" тернәкләндерү үзәгендә Куркынычсызлык культурасы елы кысаларында пациентлар һәм үзәкнең хезмәт күрсәтүче персоналы белән янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә узган.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ташланган йортны сүндерүгә – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 17 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6, бакча йортлары – 2, гаражлар – 1, вагончыклар – 2, мунчалар – 2, милекнең башка төрләре – 1, транспорт чаралары – 2, кулланылмый торган биналар – 1.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методика үзәгендә Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы башлатылды. Уку барышында тыңлаучылар тарафыннан гражданнар оборонасын оештыру һәм алып баруның норматив-хокукый нигезләре, шулай ук аларның гамәли тормышка ашырылуы каралачак.

Исегезгә төшерәбез, боз калынлыгы 7 см ким булганда бозга чыгу өчен 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр штраф салына. 11 ноябрьдә Минзәләдә Үрдәк күлендә яшүсмер боз астына төшеп киткән. 3 минуттан 122 ПСЧ хәрби расчеты килеп җитте, 2003 елда туган яшүсмер күренде, ул мөстәкыйль рәвештә чыгып җитешкән иде. Ярдәмне өлкән шаһитлар чакырды. Боз калынлыгы шул урында нибары 3 сантиметр тәшкил иткән.

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 14. Республика янгын сүндерүчеләре 12 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 2, каралтылар – 1, мунчалар – 5, транспорт чаралары – 1, башка объектларда – 2. 1 кеше коткарылган, 2 кеше зыян күргән, 3 кеше үлгән.


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 11, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 3, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 4.


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Танылган спортчы һәм Русия җыелма төркеме капитаны, 20 тапкыр дөнья чемпионы, Русиянең күп тапкыр рекордчысы һәм гамәли янгын спорт буенча халыкара ярышларда җиңүче, ГТХМ ның Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе хезмәткәре Владимир Сидоренко 10 ноябрьдә Красноярскта 2019 елның мартында узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданың ут эстафетасының Казан этабында катнашты.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Иртәгә, 10 ноябрьдә Казан 2019 елда Красноярскта узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданың ут устафетасының этабын кабул итә. Кышкы дөнья студентлар уеннары факелы белән Казан үзәге буенча символик узышка ышанып тапшырылучы бәхетлеләр арасында – танылган спортчы һәм Русия җыелма төркеме капитаны, 20 тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкыр Русия рекордчысы һәм гамәли янгын спорт буенча халыкара ярышларда җиңүче, күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең икенче төбәк бүлегенең өлкән инженеры Владимир Сидоренко.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International