Янгынга каршы махсус режим республикада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 7 декабрендәге 1088 номерлы карары нигезендә һәм Яңа ел бәйрәм чараларының янгын куркынычсызлыгын, гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне тәэмин итү максатларында билгеләнә.
«Янгын куркынычсызлыгы турында " 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы һәм «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар бирә:
1. 2018 елның 20 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләргә.
2. Янгынга каршы махсус режим вакытында 1-3 класслы пиротехника әйберләрен куллану тыела.
3. Яннарында янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда пиротехника әйберләрен куллану тыелган объектлар исемлеге:
Сәнәгать объектлары
Транспорт инфраструктурасы объектлары
Ягулык-энергетика комплексы объектлары
Торак-коммуналь хуҗалык объектлары
Авыл хуҗалыгы объектлары
Кешеләр күпләп була торган объектлар