Бүген Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләре Көньяк-көнчыгыш районнары балаларына Яңа ел гуманитар ярдәме йөкләре җибәрелде. Йөкне җибәрүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашты.
5-нче декабрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-1 янгын, башка объектларда-8 янгын. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.
Россия Федерациясе Президентының 2013 елның 26 апрелендәге № Пр-936 күрсәтмәсе нигезендә ел саен Россия Федерациясе Конституциясе Көнендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Татарстан Республикасыннан утырышта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин катнашты.
25нче гимназия укучылары Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә экскурсиягә чакырылды. Түбән Кама шәһәрендәге Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге филиалы методисты Гүзәл Әхмәтова янгын саклау тарихын сөйләде.
4-нче декабрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын, башка объектлар-5 янгын.
4 нче декабрьдә 10.28 сәгатьтә Әлмәт районында Кәләй нефть күчерү станциясендә янгын булды.
Вакыйга урынына № 3 янгын рангы буенча Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының отрядлары чыкты.
Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерүчеләрнең автомобиль паркы күбекле түшәү машинасы белән тулыланды (АПТ - 70), аны отряд өчен «ТАТНЕФТЬ – НЕФТЕХИМ» ИК ҖЧҖ сатып алды. Соңрак яңа автомобиль ТР буенча 1-ФЯХО № 57 янгын сүндерү-коткару бүлегенең хәрби исәбенә куелачак.
3-нче декабрь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-5 янгын, башка объектларда-4 янгын.
Түбән Кама янгынчысы смотр-конкурсның финал этабы вакытында «иң яхшы янгын саклау хезмәткәре» номинациясендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ул куркынычсызлык һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча «Созвездие мужества» X Бөтенроссия фестиваленең лауреаты булды.