Яңа ел алдыннан Донбасс балаларына Татарстаннан гуманитар ярдәм

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләре Көньяк-көнчыгыш районнары балаларына Яңа ел гуманитар ярдәме йөкләре җибәрелде. Йөкне җибәрүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә Россия ГТХМ мөрәҗәгате буенча Украинаның Донецк һәм Луганск өлкәләренең көньяк-көнчыгыш районнары территориясендә яшәүче балаларга гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Татарстан Республикасы Президенты 7 000 яңа ел бүләге рәвешендә гуманитар ярдәм күрсәтү турында Карар кабул итте (ил җитештерүчесеннән баллы кондитер җыелмалары – «Бәхетле-1» ҖЧҖ).

 Әлеге хәйрия акциясенә «Нәфис» компанияләр төркеме дә кушылды, анда 15 тонна күләмендә көнкүреш химиясе чаралары (кер порошогы, сабын, юу сыеклыклары, кер юу геле) ярдәм итү турында Карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International