Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап истә калдыр!

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

25нче гимназия укучылары Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә экскурсиягә чакырылды. Түбән Кама шәһәрендәге Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге филиалы методисты Гүзәл Әхмәтова янгын саклау тарихын сөйләде.

Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтү һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Насибуллин Рамил Фаяз улы балаларны янгын сүндерү-профилактика эшчәнлеге залында каршы алды. Әңгәмә барышында ул көнкүрештә һәм мәктәптә янгынга каршы үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Түбән Кама районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы үзенең сөйләвеннән соң сораштыру үткәрде һәм балалар аны игътибар белән тыңладылар. Һәр сорауга ул тулы җавап алды.

 

Түбән Кама Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге филиалы методисты, Әхмәтова Гүзәл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International