Идел буе федераль округында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча уртак эшчәнлеккә йомгак ясадылар

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан утырышта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Таһир Кәримуллин катнашты.

2019 елның 5 декабрендә Самарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Киңәшмәдә компетентлы органнар вәкилләренең докладлары тыңланды, булган проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, 2020 елга өстенлекле юнәлешләр билгеләнде. Ведомствоара комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль органнары, Идел буе федераль округы регионнарында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары өчен тәкъдимнәр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International