ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Янгын Казан ш., Короленко ур., 120 нче йорт, 8 нче корпус адресы буенча булды. Зыян күрүчеләр юк. Склад бинасы 5200 кв. м мәйдан тәшкил итә.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

15-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-6 янгын, башка объектларда-2 янгын. Кызганычка каршы, 2 кеше һәлак булган. 1 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Ел саен Биектау муниципаль районының «Байтик» балалар сәламәтләндерү лагере базасында бөтен Россиядән килгән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класслар үткәрелә. «Варенье» балалар иҗаты фестивале кысаларында Татарстан Республикасына өч көнлек экскурсия барышында балалар белән төрле мастер-класслар үткәрелә. Тату команданың республикада булган көннәренең берсе янгын куркынычсызлыгына багышланган иде.

Бу хакта бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2019 елның 5 декабрендә «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» гы 1103 нче Карар кабул ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 9 гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде.

12-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү елы» кысаларында оештырылган экскурсияләр вакытында балаларга янгын техникасы, авария-коткару җиһазлары һәм янгын инструменты күрсәтелде.

11-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 26 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-3 янгын, башка объектлар-2 янгын.


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Янгынчыларның эш көннәре ничек узуы, чыгу урыннарында нинди техника куллануы турында «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУның һәм Сарман гимназиясенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларына үз күзләре белән күрү мөмкинлеге туды.

10-нчы декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-3 янгын, башка объектлар-6 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International