Яшел Үзән районында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча хәйрия акциясенең чираттагы этабы башланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның " ... һәр йортта шундый хәбәрче булырга тиеш!" Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге дә ярдәм итте. ЯМР Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев боерыгы буенча күп балалы гаиләләр, ялгыз, карт гражданнар, инвалидлар, имин булмаган гаиләләр йортларында һәм фатирларында урнаштыра башлаган янгын датчикларын сатып алуга 200 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
ЯМР Башкарма комитетының Резерв фондыннан бүлеп бирелгән акчалар хисабына 840 автоном янгын хәбәрчесе сатып алынган, алар 210 гаиләдә урнаштырылачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру янгынны вакытында ачыклау һәм аның нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора.
Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелеге барлык хакимият органнарына – муниципаль, республика һәм федераль органнарга “яңгын хәбәрчесе урнаштыр - якыннарыңны якла!” акциясе белән мөрәҗәгать итә.