Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча конкурс аша сайлау игълан ителде

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Грантлар халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге социаль әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыру өчен социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ике номинация буенча бирелә:

а) Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын арттыру (ирекле янгын сагы үсеше, ирекле янгын сүндерүчеләрне янгыннарны профилактикалауда һәм (яки) сүндерүдә һәм авария-коткару эшләрен үткәрүдә катнашуга җәлеп итү программаларын тормышка ашыруга);

б) Татарстан Республикасының су объектларында куркынычсызлыкны арттыру (су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру, су объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатларында халык арасында аңлату һәм профилактик эш оештыру буенча).

Тулы мәгълүмат биредә урнаштырылган: http://mchs.tatarstan.ru/rus/konkursniy-otbor-po-predostavleniyu-grantov.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International