Ел башында Биектау районы буенча Эчке эшләр бүлеге инспекторлары халык белән очрашуларда һәм халык җыеннарында чыгыш ясыйлар.
Җыеннар Биектау муниципаль районы башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы җитәкчелегендә, Биектау районы прокуроры Ибраһимов Илнур Габделхәй улы, район хезмәтләре һәм ведомстволары катнашында узды. Җыенда Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Алексей Разгулов чыгыш ясады. Үз чыгышы барышында ул Биектау районы территориясендә янгыннар белән бәйле вәзгыятьне җиткерде, шулай ук янгыннарда балаларның һәлак булуы, язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм үз йортларында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеге турында сораулар каралды.
Үткәрелгән массакүләм очрашулар барышында 250 дән артык кеше катнашты. Бу юнәлештә эш дәвам итә.