ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

20-нче февраль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 3 янгын, башка объектлар - 4 янгын.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында урнашкан «ОКА» җиңел автомобилендә Куйбышев сусаклагычының юка бозына чыгарга карар кылган 1980 елгы ир-ат 4,5 мең сумга штрафка тартылган. Mашина йөртүче нәрсәгә исәп тоткан? Автотранспортның Татарстанда бозга чыгуы ун елдан артык тыелган. Моннан тыш, ул үзе белән бергә тагын ике иптәшен эләктергән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә, ул анда Дәүләт Советы утырышында катнашты, утырышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары каралды. Парламентарийларга закон проектын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин тәкъдим итте.

19-нчы февраль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча - тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) 1 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

ЮТҺ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләре үткәрү буенча 8 янгын сүндерү һәм коткару отряды ел саен 52 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге территориясендә үткәрделәр. Быелгы ярышларда 13 команда катнашты. Катнашучылар сүзләренә буенча, мондый чаралар – ул, барыннан да элек, үз һөнәри осталыкларын камилләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм авария-коткару инструменты белән эшләү күнекмәләрен эшләү мөмкинлеге.

18-нче февраль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 5 янгын, башка объектлар - 2 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек дөрес итеп тотарга, янгын вакытында бинадан дөрес эвакуацияләнергә, кешене ничек коткарырга кирәклеген белергә кирәк – болар барысы да Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 15 нче янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре «Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» Татарстан бүлегенең Яр Чаллы бүлекчәсе белгечләре белән бергә искә төшерделәр.

17-нче февраль вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 25 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-5 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әләме 30 еллык юбилее уңаеннан Казан янында Зәңгәр күл төбендә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, янгын сүндерү-коткару гарнизоннары башлыкларына хат юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International