Торак фондның янгын куркынычсызлыгы

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Торак сектор күпчелек дәрәҗәдә янгын чыгу куркынычы белән яный, чөнки нәкъ менә ут белән эш итүдә саксызлык янгын килеп чыгу сәбәпләренең берсе булып тора. Шуңа күрә торак фондның янгын куркынычсызлыгына янгын күзәтчелеге инспекторлары аерым игътибар бирә. Куркыныч зонасында, кагыйдә буларак, халыкның социаль яктан якланмаган катламнары – имин булмаган гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар күрсәтелә. Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге хезмәткәрләре бу юнәлештә актив эш алып баралар.
Район территориясендә үткәрелә торган «торак-2020» операциясе барышында дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары ведомствоара учетта торучы күп балалы һәм асоциаль гаиләләрдә булдылар. Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча өлкән инспектор Ренат Идиятуллин профилактик эш барышында мич ягулыгы һәм электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International