Тәҗрибә күрсәткәнчә, янгыннарда кешеләрнең күп өлеше төнге вакытта үлә. Хәзерге вакытта янгынның башлангыч стадиясендә фатир (йорт) яшәүчеләргә куркыныч турында хәбәр итә ала торган нәтиҗәле техник чаралар бар. Ул янгын вакытында тавыш сигналын чыгара һәм йоклаган кешене уята ала.
Торак йортларны һәм фатирларны автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү эше 2016 елда башланды. Ул берничә этапта үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, янгын сигнализациясе датчиклары белән берничә мең күп балалы гаилә, ялгыз, өлкән кешеләр, өлкән яшьтәге гражданнар яши торган урыннар тәэмин ителгән. 2020 ел башыннан әлеге хәйрия акциясенең чираттагы, алтынчы этабы старт алды, аның барышында инвалид балалар һәм өч балалы гаиләләрне хәбәр итүчеләр белән җиһазландырачаклар.
Оештыручылар сүзләренә караганда, бу эшнең төп максаты - янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу куркынычы янаган төркемнәрнең һәм халыкның катламнарының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Менә бүген дә Татарстан Республикасы БИЯҖ хезмәткәрләре Казан шәһәренең Салмачы бистәсендә шәхси йортта яшәүче өч балалы гаиләдә булдылар. Өч баласы булган хуҗабикәдән тыш, берсе инвалид, өйдә әле әби һәм аның әнисе дә яши. Мондый зур гаиләдә янгын турында кисәтүче ышанычлы ярдәмче бик кирәк. Шуңа күрә БИЯҖ ТРБ рәисе урынбасары Руслан Хәйдәров ”КОМЗ" ирекле бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Тарасюк белән бергә күп балалы гаиләгә ут стихиясеннән сакланырга ярдәм итү өчен Салмачы бистәсенә бардылар.