21.40, 08.08.2020 сәгатьтә Минзәлә ш., Р. Люксембург ур., 22 йорт адресы буенча урнашкан януы турында хәбәр килде. Йортта ир-ат инвалид тора.
2020 елның 6 август кичендә Әлки районы Түбән Кәчи авылының Үзәк урамында 1937 елда туган пенсионер ханым берүзе яшәгән шәхси торак йорт яна.
6-нчы август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 7 янгын, транспорт чарасы - 1 янгын, башка объектлар-11 янгын. 1 кеше коткарылган.
Янгыннарны кисәтү һәм балаларның утта үлүенә юл куймау-шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында ел саен балалар белән дәресләр үткәрә торган Яшел Үзән районара БИЯҖ бүлеге хезмәткәрләренең максаты.
5-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында-2 янгын.
Бу төнлә автоном датчик Мамадыш районының Рагозино авылында яшәүче инвалид улы белән хатын-кызны янган йорттан коткарырга ярдәм иткән.
Янгын 23.49, 4 августта ике фатирлы бер катлы йортта, бер фатирда социаль яклау органнарында патронаж учетта торучы гаилә яши.
4-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 6 янгын, башка объектлар-2 янгын. 1 кеше зыян күргән, 2 кеше коткарылган.
Азык әзерләү һәм уңыш җыю чорында янгыннарны булдырмас өчен Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Түбән Кама отрядының Баек авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы һәм печән эскирды янган очракта гамәлләр тәртибен аңлатып әңгәмәләр үткәрәләр.
3-нче август вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор-6 янгын.
Түбән Кама шәһәренең 36нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында күңелле һәм танып-белү чарасы узды. Сабыйларга кунакка Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Илдус Исмәгыйлев килде.