Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 08.12.20021 ел, № 1194 карарына кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Һава температурасы түбәнәю нәтиҗәсендә республика сулыкларында боз калынлыгын формалаштыру процессы активлашты. Сулыклар (күлләр, буалар, кече һәм эре елгалар) боз белән капланды, зур елгаларда үзән өлешендә эрегән урыннар, начар боз (һава торышы һәм явым-төшемнәр аркасында) бар.
Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама филиалы федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре командалары арасында волейбол беренчелеге тәмамланды.
2021 ел, 7-нче декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән-4 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 2 янгын.
Арча районында «Игелекле ихтыяр кешесе» Бөтенроссия балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм Татарстан Республикасы БИЯҖ ТРБ ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренә 3 ирекле янгын сүндерүчеләр экипировкасы, Биектау мотопомпасы һәм мобиль янгын сүндерү посты тапшырылды. Көн программасы бик бай булды. Барысы да тантаналы һәм бәйрәм шартларында узды.
2021 ел, 6-нчы декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Түбән Кама федераль янгынга каршы хезмәтнең 92 нче отрядының янгын-коткару бүлеге командиры Леонид Советников өченче тапкыр «ДЯХ ФЯХ шартнамәчел бүлекчәләренең иң яхшы хезмәткәре»Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче дип табылды.
2021 ел, 5-нче декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән.
Әлмәт «Мирас» спорткомплексында пенсионерлар арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган Х Спартакиада кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Призерлар арасында янгын сүндерү хезмәте ветераннары да бар.
3 декабрьдә Россия ГТХМ министры урынбасары-Россия Федерациясенең Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Анатолий Супруновский Яр Чаллыга килде, анда ул Россия ГТХМ һәм Татарстан Республикасы ГТХМ бүлекчәләренең эшчәнлеге белән танышты. Шулай ук «газ-мотор базарын үстерү» темасы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Иванович Борисов җитәкчелегендә ведомствоара киңәшмәдә катнашты.