Юбилей белән котладылар!

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның гыйнвар башында Түбән Кама 50-ЯКБ каравыл башлыгы ярдәмчесе отставкадагы өлкән прапорщик Абделман Кадыйров үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тәҗрибәле янгын сүндерүче гарнизонда үткәрелгән барлык чараларда һәм конкурсларда актив катнашты. Күп кенә янгыннарны сүндерүдә катнашкан.
Хәзер ветеран лаеклы ялда. Аның эзеннән улларының берсе-Алмаз киткән. Бүген ул 50-ЯКБ каравыл начальнигы булып эшли.
Бәйрәм табыны артында 50-ЯКБ җитәкчесе Илдар Заһидуллин юбилярны котлады. Ныклы сәламәтлек теләде, янгын сүндерүче хезмәттәшләреннән бүләк тапшырды һәм туган ягы ветеранны кунакта кабул итәргә һәрвакыт шат, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International