Алдагы яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләт яки муниципаль вазыйфаларны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларга, шулай ук аерым дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә бүләкләр бирү һәм алу өчен законда билгеләнгән тыюның үтәлеше турында искәртү зарурлыгы туа.
Бүләкләр алу Коррупциягә каршы законнарны бозу булып тора, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү өчен шартлар тудыра һәм Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылыкка китерә.
Вазифаи затларга бүләкләр бирү, аларның хезмәт вәкаләтләрен үтәүгә бәйле рәвештә, законнар нигезендә ришвәт, ягъни җинаять буларак квалификацияләнергә мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар, хөрмәтле коллегалар, коррупциягә каршы торуның һәрберебездән башлануын онытмагыз!