2021 ел, 21-нче декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 5 янгынны сүндергән.
Янгын сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән-1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.
Татарстан Республикасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрнең 1-11 сыйныф укучылары арасында «Бозда һәм суда сак булам» конкурсына йомгак ясалды.
Быел коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр аркасында, конкурста катнашучылар үз эшләрен оештыручыларның электрон адресына җибәрделәр. Барлыгы 1022 конкурс эше килде.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы сулыкларында 2021 елның 21 декабренә боз калынлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге мәгълүматлары буенча. Игътибар! Эре елгаларның фарватерында боз барлыкка килү процессы әле тәмамланмаган, күп санлы ярыклар күзәтелә. Сулыкка чыкканда сак булыгыз. Тәүлекнең якты вакытында йөрегез. Исегезгә төшерәбез, кеше өчен калынлыгы 7 см. дан артык булган боз куркынычсыз булып тора.
2021 ел, 20-нче декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Янгын сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында - 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 1 янгын.
Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Дәүләт янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан чаралар үткәрү объектларында профилактик визитлар планлаштырылган.
Бүген Түбән Кама муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы 86 нчы һәм 88 нче балалар бакчасына профилактик визит белән барды.
2021 ел, 19-нчы декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең бүгенге план утырышы Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында халыкның комплекслы иминлеген тәэмин итү темасына багышланды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, шулай ук Татарстан Республикасының барлык кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Янгын-гамәли спорт буенча XXXIII Кышкы Татарстан Республикасы чемпионатының йомгаклау табелендә принципиаль көндәшләрен нәкъ бер секунд аерып торды. Янгын сүндерү-гамәли спорт буенча гомумкоманда зачетында турнир таблицасын җитәкләү өчен Әлмәт филиалы җыелма командасына нәкъ менә шуның кадәр вакыт җитмәде.
Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча шартнамәчел бүлекчәләр идарәсенең Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отряды бүлекчәләре табигый газ конверсиясен урнаштыру буенча укулар үткәрделәр. Өйрәнүләр нияте буенча, җиһазларны бушату нәтиҗәсендә продукт ташланган, 10 метр биеклектә янгын чыккан.