Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Актаныш авылында урнашкан "сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесендә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге өлкән инспекторы Илгиз Рәшитов янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде.
Балаларны янгын куркынычсызлыгы буенча тормыш өчен кирәкле кагыйдәләр өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелә. ГТХМ хезмәткәре балаларга беренчел янгын сүндерү чараларын ничек дөрес кулланырга кирәклеген сөйләде һәм күрсәтте.
Объект персоналы белән янгын сүндерү инспекторы инструктаж үткәрде, шуннан соң аларның эвакуация вакытында гамәлләрен тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International