Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы
эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Татарстан ГТХМ
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Җитәкчелек
Структура
Буйсынган учреждениеләр
Тарихи белешмә
Иҗтимагый совет
2020 елдан барлык мәңгеләштерү чаралары
Геройлар
Эшчәнлек
Беренчел проектлар
Оператив хәл
Планнар һәм программалар
Агымдагы вакыйгалар һәм чаралар
Вакыйгалар һәм чаралар архивы
Мәгълүмат һәм статистика
Төбәк дәүләт күзәтчелеге
Коррупциягә каршы эш
Электрон уңайлыклар
Монополиягә каршы комплаенс
Кадрлар сәясәте
Элемтә
Суда ял итү
Имин балык тоту
Ситуацион үзәк
Авария-коткару формированиеләрен аттестацияләү һәм теркәү
Документлар
Министрлык эшен регламентлаучы документлар
Министрлык эше өлкәсе турында документлар
Ведомство программалары
Аналитик материаллар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Башка документлар
«Татарстан Республикасы дәүләт программалары белән идарә итү» цифрлы модуле
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Атналык план
Пресс-релизлар
ММЧ материаллары (мониторинг)
"Татарстан коткаручысы" газетасы
Матбугат хезмәтенең элемтәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү бүлмәсе
Сораштыру
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Егет яуда сынала
2012 елның 23 ноябре, җомга
“Ир-егет яуда сынала” дисәләр дә,тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Әгерҗе янгын частеның оператив машина шоферы Николай Михайлов Әгерҗенең Гагарин урамындагы шәхси йортта чыккан янгында, үз тормышын куркыныч астына куеп, өлкән яшьтәге ике инвалидны ут эченнән алып чыкты.
Узган шимбәдә улы укый торган 2нче мәктәпкә килгән Николай хакимият янындагы шәхси йорт түбәсеннән төтен күтәрелгәнен күрү белән шунда йөгерә. Өйалдын ялкын телләре чорнап алган, ишектән керү мөмкин түгел. Ишегалдында нишләргә белмичә югалып калган йорт хуҗасының улы өй эчендә урын өстендә ятучы беренче группа инвалид әтисе һәм икенче группа инвалид әнисе булуларын әйтә. Николай ике дә уйлап тормый, тәрәзәне ватып, ут эченә ыргыла. Төтен белән тулган өй эчендә Николай кроватьтә ятучы 81 яшьлек Вячеслав Лебедевны эзләп таба һәм аны күтәреп алып, бик тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә тәрәзә аша тапшыра. Ул арада янгын сүндерүчеләр И. Жиһангәрәев һәм М. Хисаметдинов, тәрәзәдән йорт эченә үтеп, Николайга ярдәмгә ашыгалар. Егетләр 74 яшьлек хуҗабикә Вера Леонидовнаны да төтен эченнән алып чыгып, гомерен саклап калалар. Төтенгә тончыккан хуҗаларны шунда ук хастаханәгә озаталар.
“Өй эче төтен белән тулганда, йортның янкормасы һәм өйалды дөрләп янганда гомереңне куркыныч астына куеп ут эченә керү куркытмадымы? Син бит эш вакытынды түгел, янгынны очраклы рәвештә генә күргәнсең. Янгын сүндерүчеләр килгәнне көтсәң дә булгандыр бит?” дигән сорауга “Мин бит МЧС хезмәткәре. Шофер гына булсам да янгын чыкканда оператив машинада начальнигым белән иң беренчеләрдән булып, фаҗига булган урынга чыгып китәм. Андый чакта үз тормышың турында бөтенләй уйламыйсың. Бу матур сүзләр генә түгел, ә чынбарлыкта шулай. Бөтен уй – ут эчендә калганнарны коткару. Бу юлы да мин әллә нинди батырлык эшләдем дип санамыйм”, ди Николай тыйнак кына.
Янгын часте начальнигы Рәшид Мастикаев “Николай белән теләсә нинди разведкага барырга була. Без хезмәттәшебез белән горурланабыз”, дип аның курку белмәс ир-егет булуын әйтте. Эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та “Николай Михайлов – батыр, чын ир-егет икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Бик зур рәхмәт аңа”, дип ихтирамын белдерде. Афәрин, Николай!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
Андрей Орлов Чистайда Җиңү көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты
Чистайның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Бирегә меңләгән чистайлылар – предприятие һәм оешма коллективлары, мәктәп укучылары, студентлар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм башка шәһәр кешеләре җыелган иде. Иң хөрмәтле урыннарда-тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм Ватанны саклаучылар үзләре.
7
май, 2026 ел
2026 ел, 30 апрель - 06 майга кадәр "Хезмәт-112" эше йомгаклары
Хисап чорында 44688 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 36010 вакыйга карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 68% ка якыны керә.
4
май, 2026 ел
«Хезмәт-112» психологларының суицидаль һәм кискен эмоциональ кризисларны булдырмауда стратегияләре
Кризислы хәлләр, суицидаль ниятләрне дә кертеп, еш кына ярдәм алуның мөмкин булган юллары турында мәгълүмат җитмәү, психик дистрессның табигатен аңламау һәм стресс белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләре булмау белән бара. Шуңа бәйле рәвештә, Хезмәт-112 психологларының бурычы бары тик ситуатив ярдәм кысаларыннан чыга һәм актив агарту һәм мәгълүмат бирүне үз эченә ала.
1
май, 2026 ел
2026 елның 24-29 апрелендә "Хезмәт-112" эшенә йомгаклар
Хисап чорында белгечләр тарафыннан 39573 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 31254 һәлакәт карточкасы төзелде. Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 65% ка якыны керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз