ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт эшчеләре куркынычсызлык айлыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә гомумбелем мәктәп укучылары белән әңгәмә рәвешендә 200 артык тематик дәрес үткәрде. Янгынга каршы кагыйдәләргә өйрәтү дәресләр вакытында да, класстан һәм мәктәптән тыш әмәлләр үткәргәндә дә уку һәм тәрбия барышы белән өзелмәс бәйләнештә башкарыла.

Торак фондта профилактика максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре систематик һәм планлы эш алып бара. Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Казан отрядының Норлат авылын саклау эшчеләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Күгәй авылының 45 торак йорты аша әйләнеп чыкты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.  

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 18 сентябрендә сәгать 14:06 (мск) Әлмәт МР Бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә 112 номеры аша Әлмәт районы Колшәриф авылында (тимер юлына барып җитмичә) нефтьүткәргечтән нефтькә охшаган билгесез сыекча агуы турында бер шаһиттән хәбәр килде. Урынга гарнизонның опергруппасы чыкты. Әлмәт районы Колшәриф авылының утыртылган урманында 2014 елның 18 сентябрендә сәгать биштән технологик суүткәргечнең планлы ремонт эшләре барганы ачыкланды.

Соңгы атнада “Васильевский” шифаханәсендә 16 кеше, бу саннан 5 бала, урнаштырылды. Персонал иң мөһим нәрсәләрне әзерләп куйды. Качакларның күбесе кечкенә юл сумкалары белән генә килде, чөнки алар өйләреннән, иң кирәкле әйберләрне җыеп, ашыгып китте. Күченүчеләрнең күбесе өйдә ничек киенгән, шулай китеп барган.

2014 елның 18 сентябрендә сәгать 15:45 (мск) Чистай су юллары һәм судночылык районы (РВПС) дежур диспетчерыннан Казан – Читай рейсы буенча барган “ОТ-849” буксир теплоходының Алексеевск районы Саконы т. п. янында су юлының 1486 километрында сайлыкка утырганы турында хәбәр килде.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ җитәкчелеге үзенең ветераннарын Халыкара өлкән кешеләр көне алдыннан Алабуга шәһәре музей-тыюлыгына экскурсия үткәрде. Бу сәяхәт ГТХМ ветераннары һәм вафат булган хезмәткәрләренең тол хатыннары өчен быел беренче тапкыр оештырылды. Былтыр ветераннарыбыз экскурсиягә Зөягә һәм Болгарга барды.

18 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең Кризис хәлләр идарәсе үзәгенә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсеннән Татарстан Республикасында куркыныч агрометеорология турында шторм кисәтмә килде: “2014 елның 19-20 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә җир өстендә һәм һавада урыны белән 0-2 гр. салкынлыкта кыраулар көтелә”.

Узган көннәрдә Татарстан Республикасы кадетларыннан торган Россия Федерациясе делегациясе Казанга кире кайтты. Татарстан яшьләре XVII нче Беларусия Республикасы яшь янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары җыелышының эшендә катнашкан иде. №67 кадетлар мәктәбеннән Анисин Тимур, Фролов Кирилл һәм №99 кадетлар мәктәбеннән Закирова Аделина бу җыелышта Россия Федерациясен вәкил итте. Балалар Татарстан Республикасы “Юный пожарный” хәрәкәтендә актив катнаша.

Татарстан Республикасында хәзер өч мең ярымга якын качак тора. Яшел Үзән читтә калмады. Луганск һәм Донецк өлкәсеннән килгән 16 мәҗбүри күченүчене “Васильевский” шифаханәсендә инде кабул иттеләр. Алар бөтенесенә якын Ростов өлкәсеннән поезд белән килде. Казан вокзалында аларны янгынга каршы хезмәт эшчеләре каршы алып, әйберләрне ташырга булышты, яшәр урыннарына кадәр “яшел коридор” оештырды. Дәвалану һәм ял итү урыны администрациясе күченүчеләр өчен бишенче корпусның иң комфортлы номерларын бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International