Республикада җир өстендә һәм һавада кыраулар көтелә. Татарстан халкы өчен тәкъдимнәр

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәнең Кризис хәлләр идарәсе үзәгенә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсеннән Татарстан Республикасында куркыныч агрометеорология турында шторм кисәтмә килде: “2014 елның 19-20 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә җир өстендә һәм һавада урыны белән 0-2 гр. салкынлыкта кыраулар көтелә”.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

- бакча утыртмаларын һәм уңышны саклау буенча чаралар үткәрергә;

- мич җылыткычларына аерым игътибар итегез. Төзек мичне генә кулланыгыз һәм янгын куркынычсызылк кагыйдәләрен үтәгез;

- бүлмәләрне җылытыр өчен сәнәгый гына электр җиһазларын кулланыгыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International