Алабугага янгын саклау ветераннырының онытылмас экскурсиясе

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ җитәкчелеге үзенең ветераннарын Халыкара өлкән кешеләр көне алдыннан Алабуга шәһәре музей-тыюлыгына экскурсия үткәрде. Бу сәяхәт ГТХМ ветераннары һәм вафат булган хезмәткәрләренең тол хатыннары өчен быел беренче тапкыр оештырылды. Былтыр ветераннарыбыз экскурсиягә Зөягә һәм Болгарга барды.

Экскурсантларны “Шайтан каласы” буенча алып бардылар, ветераннар берничә музейда булды: Мария Цветаева музей-йорты, Дуровлар гаиләсе музей-йорты, И. И. Шишкин музей-йорты, 2007 елда Алабугага мең еллыгына төзелгән яшь кенә музей һәм “Портомойня” музее. Ветераннар советы рәисе Петр Михайлович Иванов ветераннарга милиция генерал-лейтенантына багышланган “Наш генерал” тарихи китабын бирде.

Бу ветераннар өчен соңгы экскурсия түгел. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Ветераннар советы планы буенча бу мәртәбә Алабугага бара алмаган кешеләр өчен тагын бер сәяхәт оеыштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International