Украина мәҗбүри күченүчеләре Яшел Үзән районына килергә дәвам итә

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Соңгы атнада “Васильевский” шифаханәсендә 16 кеше, бу саннан 5 бала, урнаштырылды. Персонал иң мөһим нәрсәләрне әзерләп куйды. Качакларның күбесе кечкенә юл сумкалары белән генә килде, чөнки алар өйләреннән, иң кирәкле әйберләрне җыеп, ашыгып китте. Күченүчеләрнең күбесе өйдә ничек киенгән, шулай китеп барган.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе сүзләре буенча озакламый УФМС хезмәткәрләре мәҗбүри күченүчеләргә бөтен кирәкле документларны рәсмиләштергә ярдәм итәчәк. Шулай ук бер генә тапкыр бирелә торган түләүләр, эшкә керү һәм конфликт урыннарыннан качкан гражданнарның социаль ияләшү турында мәсьәләләр чишеләчәк. Яшел Үзән “Родник” гаилә һәм балаларга ярдәм итү үзәгенең психологлары һәр чәршәмбе көнне мәҗбүри күченүчеләргә киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International