ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе

“Жилище-2015” операциясе нигезендә Әлмәт районы күзәтү эше хезмәткәрләре ел башыннан профилактик рейдлар белән 915 шәхси йортларны әйләнеп чыккан, 164 күп балалы гаиләләр торган урыннарның янгын иминлек хәлен, шул ук санлык карт гражданнар торган урыннарны һәм 141 уңышсыз гражданнар торган урыннарны тикшергән. ГТХМ хезмәткәрләре торак секторны әйләнеп чыкканда мич һәм электр җиһазларына аерым игътибар итте.

Республика гадәттән тыш идарәчелегенең иң чибәр хатын-кыз хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә туры китерелгән “Сударушка МЧС” профессиональ осталык һәм үзешчән иҗат конкурсында катнашыр өчен бүген Казанда җыелды. Конкурс Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында өч көн дәвам итәчәк.

Яр Чаллы шәһәренең МАОУ “47 нче кадетлар мәктәбендә” “1 нче март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне” дигән дәресләр үтте. Махсус җиһазландырылган уку бүлмәсендә балалар үз көчләре белән гражданнар оборонасы үсеше тарихы буенча видео һәм текст материалы хәзерләгән, булган саклау чараларын һәм авария-коткару җиһазларын күрсәткән.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ коллективы Николая Петровича Мухин вакытыннан элек үлү турында бик кайгыра һәм туганнары һәм якыннары белән кайгысын уртаклаша. Ул 1948 елның 28 нче августында туган. Берничә туристлар һәм коткаручылар буынын тәрбияләгән һәм өйрәткән. Татарстан коткару хезмәтенең башлангыч чорында торган иде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 


3
март, 2015 ел
сишәмбе

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен хәзерләү һәм үткәрү планына туры китереп, ФКУ “Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең” территориаль күзәтү бүлекләрендә ачык ишекләр көннәре үткән. 8 гомумбелем мәктәпләрнең укучылары чакырылган, барлыгы 296 кеше катнашкан.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 3 мартына хакыйкый мәгълүматлар

Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отрядының бөтен бүлекләрендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган “Ачык ишекләр көннәре” үтте. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар мәктәп укучыларын билгеләнгән вакытта каршылады. Балалар алдында янгын бүлекләрнең башлыклары әңгәмә белән чыктылар.

28 нче февральдә Саба районы Чәбья-Чүрчи авылында төнлә унберенче яртыда шәхси йорт янып китте. Ике авылдаш, төтенсез бүлмәнең тәрәзәсе аша өйгә кереп, 57 яшьлек ир-атны тышка чыгарды. Зыян күрүчене бик күп пешүләр белән Саба район сырхауханәсенә салганнар. Янгын нәтиҗәсе буларак, 72 кв. метрлык өй янып беткән һәм аны яңадан торгызу мөмкинлеге юк. Тәмәке тартканда сак булмау сәбәбе чамалана.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International