Яр Чаллы шәһәренең МАОУ “47 нче кадетлар мәктәбендә” “1 нче март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне” дигән дәресләр үтте. Махсус җиһазландырылган уку бүлмәсендә балалар үз көчләре белән гражданнар оборонасы үсеше тарихы буенча видео һәм текст материалы хәзерләгән, булган саклау чараларын һәм авария-коткару җиһазларын күрсәткән.