Урынлы торучылар Саба районы иреклеләре белән бергә яна торган өйнең хуҗасын коткардылар

2015 елның 3 марты, сишәмбе

28 нче февральдә Саба районы Чәбья-Чүрчи авылында төнлә унберенче яртыда шәхси йорт янып китте. Ике авылдаш, төтенсез бүлмәнең тәрәзәсе аша өйгә кереп, 57 яшьлек ир-атны тышка чыгарды. Зыян күрүчене бик күп пешүләр белән Саба район сырхауханәсенә салганнар. Янгын нәтиҗәсе буларак, 72 кв. метрлык өй янып беткән һәм аны яңадан торгызу мөмкинлеге юк. Тәмәке тартканда сак булмау сәбәбе чамалана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International