Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 16 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  5 янгын. 4 кеше коткарылган.     

Сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычссызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.

 15.03.2015 ел  12.00  Әгерҗе шәһәре,  Карла Маркса урамы, 19нчы йорт.  

Ут бер катлы, күп фатирлы, бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1968 елгы фатир хуҗасын каоткара. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.       

15.03.2015 ел 18.27 Яр чаллы шәһәре, Муса Җәлил урамы,48б нче йорты.

Тугыз катлы торак йортта бишенче каттагы фатирда ут чыга. 5 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр 3 кешене коткара, шуларның берсе бала. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International