23 марттан республика мәктәпләрендә язгы каникуллар башлана. Бу вакытта балалар еш кына караучысыз кала, бәхетсезлек очраклары арта. Яшь татарстанлыларның ялы имин үтсен өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хезмәткәрләре язгы бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган дәресләр үткәрә.
Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 28 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 4 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 10 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндерделәр, шуларның торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында – 5 янгын. Кызганыч, 2 кеше һәлак булды.
Татарстан Республикасының эре сулыкларында элеккечә тоташ бозлар күзәтелә. Ләкин тиз агымлы елгаларда куркыныч урыннар барлыкка килә.
Бу хакта бүген брифинг вакытында журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризис ситуацияләрендә идарә итү үзәге (ЦУКС) башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт подполковнигы Андрей Елизаров хәбәр итте.
Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 34 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга – 1 тапкыр, янусыз кыска ялганышка – 2 тапкыр, ялган чакыруларга - 11 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 12 тапкыр, башкасы – 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның 5 янгын – торак секторында, машина яну – 1 янгын. Кыганыч, 1 кеше һәлак булган.
Язгы ташуларга әзерләнү максатларында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Кәче авыл җирлеге территориясендә янгын сүндерүнең мобиль постын кулланып күнегүләр уздырдылар, ул 2021 елда “Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын арттыру”
Бу хакта бүген брифинг вакытында журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кризис ситуацияләрендә идарә итү үзәге (ЦУКС) башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт подполковнигы Андрей Елизаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгендә Татарстан Республикасы эвакуация комиссиясе әгъзалары һәм аның эш төркемнәре, эвакуация комиссияләре эшен тәэмин итүче республика министрлыклары, ведомстволары хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Чүпрәле урта мәктәбендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре көнкүрештә һәм урамда тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес үткәрде, укучылар теоретик белемнәргә генә түгел, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаганда гамәли күнекмәләргә дә ия булдылар.
Белемнәрне киңәйтү, янгыннар чыгуның төп сәбәпләре белән танышу, ут белән сак эш итүнең күнекмәләрен тәрбияләү һәм янгын чыккан очракта дөрес эш итә белү, янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалау максатларында ел саен «Неополимая купина» янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Мондый конкурслар үткәрү балаларның игътибарын балаларның имгәнүе һәм янгын вакытында балаларның һәлак булуы мәсьәләсенә җәлеп итү һәм кечкенәдән һәр бала янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында күбрәк белә алсын өчен кирәк.