Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 35 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның торак бина (корылмалары) һәм каралты корылмаларында – 3 янгын.Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Коры үлән януы – 2 очрак.
Янгыннарның сәбәпләре:электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 1 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү – 4 янгын.
Башка чакыруларга чыгу – 29 чыгу, шулардан: ялган чакырулар - 12 тапкыр,янусыз кыска ялганышка – 2 тапкыр, азык януга – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 13 тапкыр.
Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – 3 тапкыр.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – чакырылмаганнар.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 6 тапкыр. Шуларның: ишек ачуга – 2 тапкыр, яткан авыруга ярдәм итү – 1 тапкыр, барганда һәм килеп җитүгә “отбой” бирелгән – 3 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе исегезгә төшерә:
Торакка янгын хәбәрчесе куегыз! Ул сезнең янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк! Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.