Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы комиссиясе утырышы

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

2024 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Владимирович Суржко җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкиле Рәхимов Салават Фоат улы, шулай ук эшчәнлекләре дәүләт хезмәте белән бәйле фәнни оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет вәкиле катнашты.

Комиссия утырышында хисап чорында дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне анализлау барышында ачыкланган җитешсезлекләр, шулай ук Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәре үзенең балигъ булмаган баласына керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыру мөмкинлеге булмау турында гаризасы каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International